Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ялган аракы сатучы кисәтү буенча рейдлар бара

-Узган атнада район эчке эшләр бүлеге, "Госалкоголь", кулланучылар хокукларын яклау инспекторлары катнашында Сатмыш, Иске Йомралы, Акхуҗа, Ишеево, Черкен авыл җирлекләрендә законнар үтәлеше, чисталык мәсьәләләре тикшерелде. Беррәттән сәүдә нокталарында товар ассортименты, прейскурантлар белән дә таныштык,-ди район административ комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров. Бер үк вакытта ул районның кулланучылар хокукларын яклау, алкогольнең законсыз...

-Узган атнада район эчке эшләр бүлеге, "Госалкоголь", кулланучылар хокукларын яклау инспекторлары катнашында Сатмыш, Иске Йомралы, Акхуҗа, Ишеево, Черкен авыл җирлекләрендә законнар үтәлеше, чисталык мәсьәләләре тикшерелде. Беррәттән сәүдә нокталарында товар ассортименты, прейскурантлар белән дә таныштык,-ди район административ комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров. Бер үк вакытта ул районның кулланучылар хокукларын яклау, алкогольнең законсыз әйләнешен кисәтү район даими комиссиясе рәисе урынбасары вазифаларын да башкара. Тикшерү вакытында җитди кимчелекләргә тап булмаганнар. Кулланучылар хокукларын яклау, дәүләт "Госалкоголь" район инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова ел башыннан законсыз, итәк астыннан сатылучы, составында спирт булган 30 литр сыеклык конфискацияләнүен искәртте. Шамал Гаффаров белдерүенчә, бу кыек гамәлләре өчен мондый кәсепчеләргә 100 мең сумнан артык штраф салынган. Андыйлар турында Интернетта "Народный контроль" сайтына безнең районнан да берничә хәбәр керүе мәгълүм. Ул расланса, уяу гражданнарга дәүләт хәзер 3000 сумга кадәр акча түли.

-Шикле товар конфискацияләнеп, аны әйләнештән алу турында акт язылгач кассага барасың да акчасын аласың... Бүген Татарстан хөкүмәтендә әнә шундый карар әзерләнә,-ди Шамил Гаффаров.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев