Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ялгыз яшәүче өлкәннәр белән әңгәмәләр уза

Социаль яклау идарәсенең өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкәннәр янында булып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исләренә төшерделәр.

(22 июнь, “Апастово-информ”).


Алия Минһаҗева һәм Гөлфия Сафина Югары Ындырчы, Үтәмеш авылында яшәүче өлкәннәр белән очраштылар. Апалар белән иминлек кагыйдәләре хакында сөйләштеләр.
“Көнкүреш җиһазларын куллану, газ җиһазлары белән эшләү, мичләрне, электр җиһазларын гел күзәтеп тору турында сөйләштек. Белешмәлекләр биреп, куллар куйдырдык. Бәхетсезлек очрагына тарыган очракларда шылтыратырга телефон номерлары язып калдырдык”, - диләр алар.
Шулай ук һәр йортта янгын чыгуны хәбәр итүче извещательләр куюның мөһимлеге турында да искәрттеләр. Өлкәннәрнең күбесендә әлеге кисәтү җиһазлары куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев