Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста янгын сүндерүчеләр һөнәри осталыкта көч сынашты

Районда Федераль янгын сүндерү хезмәтенең ТР буенча территориаль бүлекләре арасында функциональ янгын сүндерү бәйгесенең финал ярышлары узды.

(30сентябрь, “Апастово-информ”).


Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан 9 бүлек вәкилләре көч сынашты. Программа буенча янгын сүндерүчеләр төрле яктан сыналды. Төп игътибар хезмәткәрләрнең физик әзерлегенә юнәлтелде.
“Янгын сүндерүчеләр физик яктан көчле һәм чыдам булырга тиеш. Бу бәйгенең дә иң мөһим шарты. Янгын сүндерүчеләр көндәлек эштә кулланыла торган иң мөһим күнегүләрне башкарырга тиеш”, - дип белдерде районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков.
Бәйгедә Апас районыны янгын сүндерүчеләре дә үз осталыкларын күрсәтте. Алар бу юлы да сынатмады. Катнашучылар биремнәрне тиз арада, төгәл үтәргә тырыштылар. Бу эшләр барысы да вакытка башкарылды. Күнегүләрнең үтәлешен махсус жюри күзәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев