Апаста яр буйлары чистартыла
Апас Татарстан Министрлар Кабинеты игълан иткән "Чиста яр" акциясендә актив катнаша. Район үзәгендәге барлык оешма-предприятиеләр "десанты" Апас тавы итәгендәге сусаклагыч буа ярларын чистарту өмәсендә катнашты. -Яшьләрнең, гаиләләр, Апас кунакларының бәйрәмнәр, туган көннәрен бу сусаклагыч ярында үткәрергә яратуы мәгълүм. Үз табыннарыннан соң утырып ял иткән җирләрен җыештырып калдырырга, табигатьне пычратмаска да...
Апас Татарстан Министрлар Кабинеты игълан иткән "Чиста яр" акциясендә актив катнаша. Район үзәгендәге барлык оешма-предприятиеләр "десанты" Апас тавы итәгендәге сусаклагыч буа ярларын чистарту өмәсендә катнашты.
-Яшьләрнең, гаиләләр, Апас кунакларының бәйрәмнәр, туган көннәрен бу сусаклагыч ярында үткәрергә яратуы мәгълүм. Үз табыннарыннан соң утырып ял иткән җирләрен җыештырып калдырырга, табигатьне пычратмаска да өйрәнергә вакыт инде үзләренә,-диделәр өмәгә килүчеләр.. Беренче өмәдә 1 тоннага якын чүп-чар җыелды һәм ТБО полигонына илтелде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев