Апаста ярминкә узды
2 ноябрьдә район мәдәният йорты каршында, Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан көзге ярминкә узды
Биредә халыкка хуҗалыкта җитештерелгән азык-төлек продукциясе, авыл хужалыгы товарлары тәкъдим ителде. Сөт ризыкларын, каз түшкәләрен, яшелчәләрне райондашлар теләп сатып алды. Урамга җыр-моң таралды, мәдәният хезмәткәрләре матур концерт күрсәтте. Тәмле шашлыктан авыз итү мөмкинлеге дә бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев