Апаста яшь футболчылар үсә
Районның яшь егетләре футбол уйнау серләренә теләп төшенә.
(9 ноябрь, “Апастово-информ“).
2011-2012 елгы егетләрнең уңышлары да бар.
“Буада мини-футбол буенча узган ярышларда катнаштык. Барлыгы 8 команда иде. Безнең футболчылар өченче урынга лаек булды“, – ди тренерлары Рөстәм Бикмөхәммәтов.
“Сәламәтлек – һәр кеше өчен” девизы белән эшләү, яшь буынны сәламәт итеп тәрбияләү, спортка тарту, футбол уеннарын популярлаштыру Рөстәм Бикмөхәммәтовның төп юнәлешләре.
“Балалар-безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү һәркемнең изге бурычы. Рөстәм әнә шундый фикердә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев