Реклама
Җәмгыять
Апаста яшь гаиләләр төзелә
Апас егете Динар Мотыйгуллин һәм Апас кызы Динара Шиһабиева никах туйларын билгеләп уздылар.
(20 апрель, “Апастово-информ“).
Яшьләр икесе дә район үзәгендә эшли. Динар – мәдәният хезмәткәре, Динара – электр элемтәсе челтәрләрендә хезмәт итә.
Динар-Динара!
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан үскән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев