Апаста яшь гаиләләр язылыша
Тәтеш районы Алабирде авылы егете Ильяс Арсланов һәм Казан кызы Айгөл Хәкимова Кызыл туйларын билгеләп узды.
(14 март, “Апастово-информ“).
Алар районның ЗАГС бүлегендә язылышты. Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев