Апаста яшь көчләр җир эшендә сынатмый
Түбән Биябашыннан Раил Җаббаров “Шагабиев” хуҗалыгының иң яшь хезмәткәре.
(22 июнь, “Апастово-информ”).
Ул аграр институтның 4 курсында укый һәм студент елларында каникулларны эш белән уздыра. Быел да язгы чәчү эшләрендә катнашкан. Җәйне дә хезмәттә үткәрергә уйлый.
«Өченче ел чәчүдә эшләдем. Бодай, арпа, рапс, симәнке чәчтек. Хуҗалыкта команда әйбәт. Мине бик җылы каршы алдылар, һәр эштә булышалар, ышаналар”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев