Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшәүче Бибисара апа Галиуллина: “Белем бәйрәмен һәм туган көнемне каршылган көнне әтиемне сугышка озаттым”

Балачак елларын күз яшьләре белән искә алды юбиляр.

(2 сентябрь, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ").


Районыбызда 90 яшьлекләрен каршы алучы өлкәннәрне Рәсәй Президенты һәм район башлыгы тарафыннан тәбрикләүләр дәвам итә. Бу уңайдан Апаста гомер итүче Бибисара апага да ихтирам күрсәтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов аңа чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм җитәкчеләрнең тәбрикләү сүзләре юлланган Котлау открыткаларын тапшырдылар.
Бибисара апа Үтәмеш авылында туган. Балачагын ул әле дә күз яшьләре белән искә ала. Белем бәйрәме 4нче сыйныф укучысы Бибисараның йөрәгендә кара, күңелсез көн буларак хәтерендә уелып калган.
“Әтиебез бу көнне сугышка китте. Без аны Апаска кадәр озата килдек. Яу кырына озатканда, әтиемне соңгы тапкыр күрүемне аңламый да калдым. Шуннан ул әйләнеп кайтмады”, - дип сагынып искә ала Бибисара апа якын кешесен.
Бибисара апа төрле тармакларда хезмәт иткән. 10 ел буе колхозда вахтер булып эшләгән, фермада үгезләр дә карашкан. Гаилә корып җибәргәч тормыш иптәше Хөснулла белән Апаска күчеп киләләр. Шул вакыттан алып, алар биредә яшәп һәм эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Апасның заманында иң дәрәҗәле саналган кибете - универмагта 33 ел дәверендә сатучылык иткәнен горурланып сөйләде ветеран.
“Эшләдем дә эшләдем. Һәр җирдә эшемне бәяли, күрә белделәр, мактап тордылар. Мактау кәгазьләрем дә күп минем”, - ди ул үзе хезмәт юлын искә алып.
Бүгенге көндә хезмәт ветераны Бибисара апа Галиуллина кызы Алсу апа тәрбиясендә гомер кичерә. Тормышыннан канәгать ул, бернидән зарланмый. Үз аягында йөреп, үз аңында булып, тормышка шөкер итеп, сөенеп яши белә. Үзенә күрсәткән хөрмәттән дә күңеле булды өлкәннең. Тәбрикләргә килүчеләрнең һәрберсенең аркасыннан сөя-сөя кат-кат рәхмәт белдерде. “Ихтирамыгыз өчен Ходай үзегезне дә зурласын”, - дип озатып калды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев