Апаста яшәүче Данилны аякка бастыруда сезнең ярдәм кирәк
Данил - Апаста яшәүче Илнур һәм Гүзәл Усмановлар гаиләсендә көтеп алынган икенче бала. Кызганычка каршы, ул 7 айдан туа. Бәләкәй сабый дөньяны танып белгәнче үк авырлыклар белән дә очраша. Шуның нәтиҗәсендә, бүген яшьтәшләре кебек үк чабып йөри һәм сөйләшә алмый. Әти-әнисенең төп максаты - бәгырь җимешләрен аякка бастыру, терелтү. -3...
Данил - Апаста яшәүче Илнур һәм Гүзәл Усмановлар гаиләсендә көтеп алынган икенче бала. Кызганычка каршы, ул 7 айдан туа. Бәләкәй сабый дөньяны танып белгәнче үк авырлыклар белән дә очраша. Шуның нәтиҗәсендә, бүген яшьтәшләре кебек үк чабып йөри һәм сөйләшә алмый. Әти-әнисенең төп максаты - бәгырь җимешләрен аякка бастыру, терелтү.
-3 айга кадәр бар да әйбәт кебек иде. Аннан авырулар сиздерә башлады. "Внутренняя прогрессирующая постгеморрагическая гидроцефалия" дигән диагноз куйдылар. Карында һава җитмәү нәтиҗәсендә баланың баш мие зарарланган, - ди Гүзәл.
Баланың кисәк кенә авырып китүе, көтмәгәндә тәне куырылып, авып китүләре белән бер генә дә килешәсе килми. Дуслар, танышлар, авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләр белән аралаша торгач, кыйммәт булса, хәлне җиңеләйтә торган дару төймәләре таба. Әлеге даруның 1 кабы 10 мең сум тора. Аны ай саен сатып алырга кирәк.
Әлегә Данилның башына сидек куыгына ялганучы аппарат куелган. Аяклары да, куллары да сабыйны тыңламый. Дәвалану курслары узу, тернәкләндерү үзәкләренә бару, Данилны аякка бастыру өчен сезнең һәм безнең ярдәм кирәк. Изге эш беркайчан эзсез калмый, бергәләп ярдәм итик! Бала сөенече, ата-ана шатлыгы беркемне дә урап узмасын!
Данилга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен сбербанк картасы номеры 2202 2003 6843 7628.
1 мартта район мәдәният йортында Данил Усмановка ярдәм итү максатыннан Хәйрия концерты оештырыла. Биредә башкала җырчылары ИлСаф, Чәчкә, Илшат Вәлиев, Алинә Сафиуллина, Илгизә Госманова, Иркә, Азат Хөсәенов, Регина Тимербулатова, Раил Рамазанов, Рамил Хәйретдинов, Ленара Баһаветдинова, Буадан Нурдания Низамова, районыбыз үзешчәннәре һәм Альбина Бәширова белән Ленар Нигъмәтуллин катнашуы көтелә. Концертны Гөлназ Фәйзрахманова алып барачак. Концертка килеп, баланы терелтү өчен үз өлешегезне кертерсез дигән өметтә калабыз! (6+).
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев