Реклама
Җәмгыять
Апаста яшәүче Илсияр апа Шиһапова йорт тирәсен гөлт иттергән
“Рәхмәт әйткәч, рәхәт булып китә”, - ди уңган хуҗабикә.
(26 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Салават Кәрим урамының күпкатлы йортында гомер итүче Илсияр апа Шиһапова үзе яшәгән җиргә битараф кала алмаган. Йорт тирәсенә аллы-гөлле чәчәкләр утырткан, эскәмияне, чүп-чар савытын матурлап буяп куйган. Чисталык-пөхтәлек ерактан ук күренә.
“Гүзәллек үзебез өчен кирәк. Чиста, матур булгач үземә дә күңелле, кеше дә рәхмәтләр әйтә, рәхмәт ишеткәч рәхәт булып китә”, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев