Реклама
Җәмгыять
Апаста яшәүче Касыймовлар гаиләсе Алтын туйларын каршы алдылар
50 елдан артык парлы тормыш сукмагыннан атлаучы Фәрит абый белән Миләүшә апа Касыймовлар районыбызда үрнәк булып яшәүче гаиләләрнең берсе.
(13 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Бер авылда, бер урамда уйнап-үскән Фәрит абый белән Миләүшә апаның бергә гаилә корып яши башлауларына 50 ел вакыт узган.
“50 ел гомер агымсудай акты да акты. Узганын да сизми калдык. Тормышның ваклыклары, мәшәкатьләре дә бер мизгел булып истә калды”, - ди алар.
Фәрит абый белән Миләүшә апа мактаулы хезмәт юлы үткәннәр. Гаилә башлыгы Фәрит абый бик күп җаваплы вазифалар башкарган. 8 ел төзелеш бүлеге җитәкчесе, 15 ел район башкарма комитеты җитәкчесе, район хакимияте башлыгы урынбасары, 5 ел электр элемтәсе, аннан соң озак еллар районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып хезмәт иткән. Миләүшә апа гомере буе Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләгән.
Касыймовларның иң зур бәхетләре – балалары. Алар үз үрнәкләрендә бер кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстергәннәр.
“Тормышта иң зур бәхет – балалар икән ул. Аларның тормышта үз юлларын табып, үз көннәрен үзләре күреп яшәүләре тагын да зур сөенеч”, - ди Фәрит абый.
Фәрит абый белән Миләүшә апа Касыймовларга истәлекле гаилә бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләү сүзләре юлланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Сабирова район башлыгы Равил Хисаметдиновның изге теләкләрен ирештереп, Рәхмәт Хатын тапшырдылар, мамык шәл шәл һәм түбәтәй бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев