Апаста яшәүче Хәбибуллиннар бакчасында юк әйбер юк
Апаста яшәүче Рифкать һәм Мәйсәрә Хәбибуллиннар бакчасында җиләк-җимешнең нинди генә төрләре юк. Шулай ук капканы ачып керүгә чәчәкләр, өлгереп пешкән җиләкләр каршы ала. Һәр почмактан тырышлык, уңганлык бөркелә.
–Бик яратып чикләвек үстерәм. Аның 5 төре бар. Урман чикләвеге, эре чикләвек, әстерхан чикләвеге һәм башкалар. Яфрак ярган чорыннан җимеш биргән вакытына кадәр күзәтергә яратам. Кура җиләгенең берничә төре бар. Аларны җиргә шифер батырып, аерым мәйданчыкларга утыртам. Алай эшләгәндә тамырлары таралмый, бер-берсе белән кушылмый, – ди Мәйсәрә апа.
Бакчада карлыганның төрле төсләрен очратырга була. Кара, кызыл, ак, ал карлыганнар тәлгәш-тәлгәш кызарып утыра. Ерак түгел генә чәй тәмләткечләре урын алган. Викторияләр, каен җиләкләре әле дә кызарып утыра. Бер сүз белән генә әйткәндә, бакчада юк әйбер юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев