Апаста яшәүче нәни Камилә Минтимер Шәймиев теләге белән бүләк алды
Апастан Илгиз һәм Алсу Фәйзуллиннарның кызы Камилә Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бер көнне – 20 гыйнварда дөньяга аваз сала.
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Камиләгә тәүге туган көне уңаеннан, Минтимер Шәймиевның теләге һәм район башлыгы Равил Хисаметдиновның ярдәме белән бүләк тапшырылды. Гаилә язу-сызу мөмкинлекләре тудыру өчен өстәл һәм урындыкларны сөенеп кабул итте, рәхмәтләрен ирештерде.
“2018 елда ике улым да тормышлы булды. Акхуҗада туып-үскән игезәк кызлар Алсу һәм Алсинәне яр итеп сайладылар. Хәзер менә кечкенә Камиләбез һәм Ясминәбез үсеп килә. Беренче оныгым Камилә Минтимер Шәймиев белән бер көнне туган. Бүләк гаиләбез өчен көтелмәгән хәл булды“, – диде әниләре Дамирә Фәйзуллина.
Язу-сызу мөмкинлекләре тудыру өчен өстәл һәм урындыклар бәләкәчләрнең икесенә утырып уйнау һәм аңнарын, сәләтләрен өстерү өчен мөмкинлек бирәчәк. Шулай дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Алсу һәм Алсинә – икесе дә укытучылар. Тормыш иптәшләре Илгиз һәм Наил юллар идарәсендә хезмәт итәләр. Әниләре Дамирә, кызларның әти-әниләре Наил абый белән Гөлирам апа да гел ярдәм итеп тора.
“Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, безне гел сөендереп торсыннар. Бүләк өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез“, – диде Камиләнең әнисе Алсу Фәйзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев