Апаста яшәүче Рамилә Әхмәтҗанова газета укучыларыбызга бик тәмле Чаллы салаты рецебын тәкъдим итә
- Элек әниләр белән чөгендер кырына йөри идек. Миңа 10 яшьләр булгандыр. Шунда әни бер Чаллы хатыны белән сөйләшеп китте, кабачки мул чак иде. Шушы хатын бу салат рецебын Чаллыга кайткач шалтыратып әйтте. Исемен шуңа Чаллы салаты диеп йөртәбез. Инде 20 елдан артык һәр көздә бу салатны иң беренчеләрдән ясыйбыз....
- Элек әниләр белән чөгендер кырына йөри идек. Миңа 10 яшьләр булгандыр. Шунда әни бер Чаллы хатыны белән сөйләшеп китте, кабачки мул чак иде. Шушы хатын бу салат рецебын Чаллыга кайткач шалтыратып әйтте. Исемен шуңа Чаллы салаты диеп йөртәбез. Инде 20 елдан артык һәр көздә бу салатны иң беренчеләрдән ясыйбыз. Бик тәмле ул!
Иң элек рассол ясыйбыз: 1 стакан томат пастасы, 1 стакан су, 1 стакан песок, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз. Һәм шул рассолга чиратлап: 1 зур кабачки - 10 мин тушить итәбез, 10 баш уртача суган - 10 мин тушить итәбез, 6 данә татлы борыч - 10 мин тушить итәбез, 10 помидор - 15 мин тушить итәбез дә стерильле банкаларга тутырабыз. Теләгән кеше кәбестә дә сала ала. Барлык әйберләр дә озынча (соломкой) турала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев