Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Равия апа Гыйбадуллина олы юбилеен билгеләп үтүдән баш тарткан

Ялгыз гына гомер кичерүче, бүген 75 яшьлек олы юбилеен каршылаучы Равия апа Гыйбадуллина котлауларны бары тик телефон аша гына кабул итә.

(1 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”)


“Бу истәлекле гомер бәйрәмемне туганнарым белән билгеләп үтәргә җыенган идем. Коронавирус куркынычы янау сәбәпле, аны билгеләп үтәдән баш тарттым. Урамга бөтенләй чыкканым юк. Туганнарым белән дә телефон аша гына аралашам. Әлегә кирәк-яракларым да, азык-төлек тә җитәрлек, даруларым да бар. Исән-сау гына булыйк”,- ди ул.

Районда "үзизоляция" режимы кертелде. Аеруча 65 яшьтән олырак кешеләргә өйдән чыкмаска киңәш ителә. Азык-төлек һәм даруларга мохтаҗлык кичергән ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле булган райондашлар 884(376)21-080 номеры буенча “Кайнар линия”гә шалтыратып, волонтерлар чакырта ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев