Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Венера апа Ромачкова чәчәкләргә хәерле иртә тели

Апаста яшәүче Венера апа Ромачкова бакчачылык серләрен яхшы белә, чәчәкләр телен аңлый.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).

Иртә яздан аның бакчасы чәчәкләргә күмелә, алар салкын көзгә кадәр күңелләрне, күзләрне иркәли. Җиләк-җимеш куаклары, яшелчәләре мул уңыш белән сөендерә.

“Әнием бик яратып төрле-төрле чәчәкләр үстерде. Аларны үзенчә тәрбияләде, үзенчә исемнәр кушты. Әниемнең сәләте миңа да күчкән. Кечкенәдән нечкә күңелле, хыялыйрак бер кыз бала идем. Матурлыкны күреп, аңлап үстем“, – дип сөйли үзе.

Гаилә корып, үз йортлары белән яши башлагач, әнисе ярдәме белән бакчага беренче чәчәкләрен утырта. Аннан бер-берсе белән ярышып үстерә башлыйлар. Бик күп китаплар сатып ала, укый, мәгълүмат җыя, һәр чәчәк-гөлнең үзенчәлеген өйрәнә. Әнә шулай сөйли Венера апа.

Венера апа бакчасында чәчәкләрнең нинди генә төре юк. Розаларга аерым урын бирелгән. Ул аларның санын да белми. Ел саен яңа төрләрен утыртырга тырыша.

“Һәр иртәне бакчадан башлыйм. Якыннарымның, дусларымның хәлен сорашкан кебек чәчәкләргә дә хәерле иртә телим. Роза дип аерып тормыйм, чәчәкләрнең барысын да яратам. Кич белән шулай ук су сипкәндә, һәрберсен карап чыгып, тыныч төннәр теләргә дә онытмыйм. Күңел җылысын салганда, игътибарны киметмәгәндә, яратканда чәчәк тә үсә, гөл дә үсә“, – дип тәҗрибәсе белән дә уртаклашты Венара апа.

Венера апа инде петуния чәчәкләрен чәчәргә дә өлгергән. Помидор, борычларның орлыкларын, туфракларын әзерләп куйган. Яз, җәй җитүен зарыгып көтә ул. Чөнки бу эшеннән күңел күтәренкелеге ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев