Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста – яшьлек туе

Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.


(17 август, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Апас егете Ренат Нәбиуллин тормыштагы тиң яры итеп Шәмәк авылы кызы Назлыгөл Әхмәдуллинаны сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.

Яшьләр районда төпләнеп калып, бар тырышлыкларын туган ягыбызга багышларга уйлыйлар.

Нәбиулиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.
Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев