Апаста яшьлек туйлар узды
Апас егете Рафис Зәйнуллин һәм Зур Күккүз авылы кызы Инзилә Миңнуллина Кызыл туйларын билгеләп узды.
(13 август, “Апастово-информ“).
Алар районның ЗАГС бүлегендә язылышты. Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев