Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшьлек туйлары

Әлмәндәр егете Ришат Галиуллин һәм Борнаш авылы кызы Роза Әхмәдуллина Кызыл туйларын билгеләп узды.

(29 март, “Апастово-информ“).


Алар районның ЗАГС бүлегендә язылышты. Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.

Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев