Апаста яшьләр кавыша
Апас егете Тимур Сәлахетдинов гомерлек яры итеп Апас кызы Эльмира Акбердинаны сайлады.
(17 август, “Апастово-информ“).
Алар парлы гаилә юлына аяк басты. Тимур белән Эльмира яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен – Кызыл туйларын билгеләп узды. Районның ЗАГС бүлегендә якыннары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар.
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итегез.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев