Апаста яшьләр кавыша
Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде.
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Бакырчы егете Камил Җамалиев тормыштагы тиң яры итеп Чирмешән кызы Регина Габдрахманованы сайлады. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Җамалиевлар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев