Апаста яшьләр кавыша
Апас егете Ирек Галиуллин гомерлек яры итеп Каратун кызы Чулпан Мингазееваны сайлады.
Алар парлы гаилә юлына аяк басты. Ирек белән Чулпан яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен – Кызыл туйларын билгеләп узды. Алар ЗАГС бүлегендә якыннары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар.
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итегез.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев