Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның мәгариф хезмәткәрләре узган елга нәтиҗә ясады

Урта Балтай мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.

(25 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Август киңәшмәсе “Мәгариф” милли проекты: дәүләт стратегиясеннән укытучы тәҗрибәсе” темасына багышланды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина ирешелгән уңышларны барлап, алда сыйфатлы да, нәтиҗәле дә белем бирүне оештыру бурычы торуын билгеләп узды. Шулай ук пандемия сәбәпле көтелмәгән хәл белән очрашкан, катлаулы шартларда югалып калмаган мөгаллимнәргә, ярдәм кулы сузган иганәчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
“Һәр белем бирү оешмасы аерым бер технологияне куллану буенча эксперименталь мәйданчык булып тора. Уку һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү заманча технологияләр аша башкарыла. Шуңа күрә дә, уку елы ахырында ирексездән килеп кергән дистанцион укытуда безнең мәктәпләребез, укытучыларыбыз югалып калмады. Бүгенге көндә мөгаллимнәребез электрон укыту чыганаклары буенча шактый зур тәҗрибә туплауга иреште. Районда белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә мөмкинлекләр көннән-көн арта, күркәм үзгәреш кичерә. Агымдагы елда республика һәм район ярдәме белән Биеш, Кызыл-Тау, Каратун мәктәпләре, Кече Болгаер һәм Танай-Турай бакчалары капиталь төзекләндерелде. Заманча төсмер алган “Сәләт” балалар иҗат үзәге дә тиздән үз ишекләрен ачачак. Яңарыш кичергән һәр белем һәм тәрбия җирү учаклары яңа мебельләр белән җиһазландырылды, яңа мөмкинлекләр булдырылды. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрендә үсеш динамикасы күзәтелде”, - диде ул.
Киңәшмәдә район башлыгы Равил Хисаметдинов, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, “Ак Барс банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.
Мәгарифнең төп бурычы – җәмгыятебезгә кирәкле һәм белемле шәхес тәрбияләү. Кеше тормыш бүләк иткән, гаилә җылысы иңдергән әти-әнисе каршында гомере буе бурычлы булса, дөньяны танырга өйрәткән, белем орлыклары салган укытучысына чиксез рәхмәтле булып яши.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов лаеклы хезмәт ияләре – укытучыларга, тәрбиячеләргә, барлык мәгариф хезмәткәрләренә олы хөрмәтен белдереп, изге теләкләрен юллады.
“Район бюджеты чыгымнарының яртысыннан күбрәге мәгариф системасына юнәлтелгән. Белем һәм тәрбия бирү оешмаларының зур яңарыш кичерүе һәркемнең күз алдында. Төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Без бүгенге көндә балаларга карата нинди мөнәсәбәттә булсак, киләчәктә алар да безгә шундый карашта булырлар. Районда белем бирүнең сыйфатын күтәрү, яңа мөмкинлекләр тудыру төп максатыбыз булып тора. Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда, буыннан-буынга тапшыруда да сезең өлеш зур. Киләчәктә авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар һәм сабырлык телим”, - диде ул.
Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Апаста мәгариф өлкәсенә җитди игътибар бирелүен, белем бирүнең сыйфатын арттыруда мөһим эшләр башкарылуын, яңа мөмкинлекләр булдырылуын билгеләп үтте.
“Апаста мин еш булам. Районның үсеше, биредәге күркәм яңалыклар барысы да минем күз алдымда. Хәрәкәт, үсеш, үзгәреш булган җирдә уңыш та була. Барыгызга да сәламәтлек, имин, нәтиҗәле уку елы телим”, - диде ул.
Илшат Гафуровка тантаналы төстә “Апас районы оешуга 90” ел истәлек медале тапшырылды, чиксез рәхмәт сүзләре юлланды.
Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, җитәкчеләр, мәгариф ветераннары күтәрелде. Аларга мактаулы исемнәр, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, “Апас районы оешуга 90 ел” истәлек медальләре чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды. Шулай ук яңа уку елын зур әзерлек белән каршылаучы мәктәпләр һәм балалар бакчалары Дипломнарга һәм акчалата бүләкләргә ия булдылар.
Акхуҗа авылы җирлегендә яшәүче, мөгаллимлек һөнәренә тугры калып, аны буыннан-буынга тапшырып, саклап килүче Вәлиуллиннар гаиләсе чыгышы да һәркемнең күңелендә зур тәэсирләр калдырды.

Фойеда мәгариф хезмәткәрләре үзләренең кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Алар гадәти тормышта да оста куллы, күпкырлы шәхес булулары белән сокландырдылар.

“Йолдызлык”-“Созвездие” фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган укучыларның дәртле биюләре, район мәдәният хезмәткәрләренең җырлары киңәшмәдә катнашучыларга бәйрәм рухы өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев