Апаста яшүсмерләр клубы ачылды
Апаста тагын бер яңа бина хезмәт күрсәтә башлады.
(29 июнь, “Апастово-информ“).
“Алга“ яшүсмерләр клубы республика программасы нигезендә төзекләнеп, балаларга буш вакытларын кызыклы һәм файдалы уздыру өчен яңа мөмкинлекләр, шартлар тудыра.
Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эше буенча министр урынбасары Ринат Садыйков катнашты.
Элеккеге “Дулкын“ бассейны бинасы танымаслык булып үзгәргән. Биредә яшүсмерләр өчен барлык шартлар да бар. Спорт залы, техника яратучылар залы, “Уңган килен“ студиясе заманча һәм уңайлыклар белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев