Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ындыр табакларында кызу эш бара

"Ростелеком"ның Апастагы элемтә Үзәге әйдәп баручы инженеры Руслан Сәмигуллин чираттагы ялын диңгез ярларында уздыруга караганда "Зөя" агрофирмасының Йомралы берләшмәсе игенчеләренә булышып үткәрүне өстенрәк күрә. -Бу көннәрдә Дүртиле ындыр табагында ашлык күчерүдә эшлим әле,-ди югары, махсус белемле инженер. -Үз машинам белән эшлим, көнгә 200 тонна ашлыкны амбарларга кертәм. Ындыр табагы мөдире...

"Ростелеком"ның Апастагы элемтә Үзәге әйдәп баручы инженеры Руслан Сәмигуллин чираттагы ялын диңгез ярларында уздыруга караганда "Зөя" агрофирмасының Йомралы берләшмәсе игенчеләренә булышып үткәрүне өстенрәк күрә.

-Бу көннәрдә Дүртиле ындыр табагында ашлык күчерүдә эшлим әле,-ди югары, махсус белемле инженер.

-Үз машинам белән эшлим, көнгә 200 тонна ашлыкны амбарларга кертәм. Ындыр табагы мөдире Гөлсинә Заһидуллина, үлчәүче, әле яңарак кына авылга эшкә кайткан Илназ Заһидуллин белән бер команда булып эшлибез. Ындыр табагында көне-төне кызу эш бара, барыбыз да хезмәбезнең мөһимлеген яхшы аңлыйбыз.

Хисапчы-үлчәүче Илназ Заһидуллин - дипломлы яшь белгеч Апасыбызның бүгенгесенә һәм үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә, әти-әнисе өметен шулай аклый уңган ир-егет!..

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев