Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Йолдызлы десант” палаткалы лагере ачылды

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә "Йолдызлы десант" палаткалы лагере ачылды. Биредә 8 районнан балалар 7 көн дәвамында ял итәчәк. Алар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырылачак. - Лагерь икенче генә ел эшли. Ул өч сменада оеша. Хезмәткәрләр, укытучылар бар да үз эшләренең осталары. Җәйге ял күңелле узсын өчен тырышабыз,...

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә "Йолдызлы десант" палаткалы лагере ачылды. Биредә 8 районнан балалар 7 көн дәвамында ял итәчәк. Алар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырылачак.
- Лагерь икенче генә ел эшли. Ул өч сменада оеша. Хезмәткәрләр, укытучылар бар да үз эшләренең осталары. Җәйге ял күңелле узсын өчен тырышабыз, - ди лагерь җитәкчесе Марсель Хисамов.
Ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов катнашты һәм балаларга күңелле яллар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев