Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста «Йортыбыз – Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестивале уза

“Йортыбыз – Татарстан 2019“ республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башланды. Фестивальнең беренче зона сайлап алу туры Апас мәдәният йортында уза.

Биредә Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы районы үзешчәннәре чыгыш ясый. Фестиваль кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев сәламләде.
Сәхнәгә иң беренчеләрдән булып апаслылар чыкты. “Садә“, Шурампуч, “Рябинушка“, “Өммегөлсем“, “Сердәш“ ансамбльләре, Апас сәнгать мәктәбе, “Сәләт“ балалар иҗаты үзәге балалары, Олы Болгаер авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рания Вәлиева, Флера апа Гаптелвәлиева Апас данын яклап, үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла. Фестивальнең максаты - Татарстан Республикасы территориясендә гомер итүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту, республиканың күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев