Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста юл һәлакәтләрендә үлүчеләрне искә алдылар

Апас аграр көллиятендә хәтер көненә багышланган акция узды.

(16 ноябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр районда хәтер көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар уза.
Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны Апас аграр көллияте студентлары да искә алдылар.
“Тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, игътибарсызлык һәм спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итү юл фаҗигасе китереп чыгаручы төп сәбәпләр булып тора. Көзге чорда кичләрен караңгы бик тиз төшә. Җәяүлеләрнең саклыгы өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру мөһим”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне, 2005 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан билгеләп үтелә. Бу көн хәзерге дөнья өчен актуаль, чөнки юлларда автомобильләр саны арта бара, дөньяның күп кенә төбәкләрендә юл-транспорт һәлакәтләренең саны арта, кешеләр имгәнү ала, гомерләр өзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев