Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста законсыз куян атучы тотылган

Быелның 23 октябрь кичендә күрше районның М. авылында яшәүче 32 яшьлек В. ның куян ите ашыйсы килү теләге уяна. Тамак кайгысы шуның кадәр көчле була ки, алдын-артын уйламыйча Б. авылы янәшәсендәге бер басуда үзенең "Рено-Дастер" җиңел машинасы белән куян эзәрлекли башлый. Кырда куян куа торгач, көчле фаралар яктысына бер мәхлүк...

Быелның 23 октябрь кичендә күрше районның М. авылында яшәүче 32 яшьлек В. ның куян ите ашыйсы килү теләге уяна. Тамак кайгысы шуның кадәр көчле була ки, алдын-артын уйламыйча Б. авылы янәшәсендәге бер басуда үзенең "Рено-Дастер" җиңел машинасы белән куян эзәрлекли башлый. Кырда куян куа торгач, көчле фаралар яктысына бер мәхлүк озын колак килеп чыга. В. утыргыч астынннан үзе кулдан җыйган мылтыгын өстерә чыгара да -ике тапкыр"гөрс"... Тик ул бу чакта табигать, киек җанварларны кайгыртучылар аның үзен дә "аулавын" белми. Беркем күрмәс, беркем белмәс дип нык ялгыша төнге сунарчы...

Район аучылык хуҗалыгы рәисе Рөстәм Хәмидуллин сөйли:

-Быел безнең Апас ау хуҗалыгында 21 августтан 15 ноябрьгә чаклы су кошлары һәм кыр җанварлары, 15 октябрьдән киләсе елның 10 январена кадәр кыр куяны, 15 сентябрьдән киләсе елның 28 февраленә кадәр төлкеләр аулау өчен рөхсәт бирелде. Ау көндезге сәгатьләрдә, якты чагында гына рөхсәт ителә. Техника белән кыр буйлап киек җанвар куалап йөрү тыела, аучы сунарда чакта җәяүле яки чаңгыда булырга тиеш. Үземнең вазифа һәм вәкаләтләрем буенча моны мин дә контрольдә тотарга хокуклы. 23 октябрь кичендә ау хуҗалыгында тәртипне тикшереп кайту нияте белән маршрутка чыккач, төнге күзәтү приборын кабыздым һәм кичке тугызынчы яртыда кырда берәүнең машина фараларын кабызып законсыз сунарчылык итү очрагына юлыктым. Бу хакта Татарстан кыргый хайваннар, кош-кортлар дөньясын саклау һәм көйләү, куллану идарәсенең Апас районындагы әйдәп баручы белгече Дмитрий Таракановка хәбәр иттем. Төнге сунарчының мылтыкка һәм ауга законлы рәхсәте булмавы ачыкланды.

Бу вакыйгага Дмитрий Тараканов үз аңлатмаларын бирә:

-Апас аучылык хуҗалыгы 99 мең 400 гектар мәйдан били. Шуның 8300 гектары урманнарга туры килә. Район аучылык хуҗалыгында бу ел башында 140 кеше исәптә тора. Бу исемлектә, аңлашыла ки, В. юк. Законнар буенча бу очрак браконьерлык дип бәяләнә.

-Тикшерү тарафыннан В. РФ Җинаятләр Кодексының 258 нче маддәсе, беренче өлеше, "Б" пунктын бозган дип танылды. Ул бу законсыз гамәле белән табигатькә 1500 сумлык зыян сала. Аучы сунарга чыкса аның үзе белән аучылык билеты, коралына рөхсәт кәгазе, шулай ук путевка-лицензиясе булырга тиеш. Куян аулауга бер путевка-лицензия 2,5-5 мең сум тора. Бу җинаять эше район суды каравына тапшырылды,-дип вакыйгага Закон сүзен өсти район прокуроры Артур Шәрипов.

Куян шулпасының шулпасы күпме тора-монысын инде суд утырышында санап чыгарачаклар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев