Апаста «Зәлидә»ле кичләр дәвам итә Һәр атнаның чәршәмбе көне кичке «Зәлидә» уеннары район мәдәният йорты каршында гөрләп уза
9 август көнне Әлмәндәр, Күккүз, Болгаер авыл җирлекләренә кергән мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре кичке уенны шау-гөр китерде.
"Матур, дәртле җырлар, биюләр, милли уеннар кич буе тынмады. "Зәлидә"гә килгән һәр кунак сый-нигъмәт, кайнар коймаклар белән сыйланды. Без мәдәният хезмәткәрләре бар җиргә дә өлгерәбез. Ходай исәнлегеннән ташламасын", - ди Әлмәндәр мәдәният йорты директоры Лилия Камалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев