Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Жиңү парады узды

9 Май - Җиңү көне уңаеннан, район үзәге Апаста һәм авылларда бәйрәм митинглары узды. Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп, бакча балалары әлеге чарада актив катнашты. Апас урамнары буйлап шарлар, чәчәкләр, флагчыклар тоткан халык Батырлар Мемориал комплексы янына җыелды. Батырлар истәлегенә веноклар салынгач, әдәби-музыкаль чара башланып китте. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин,...

9 Май - Җиңү көне уңаеннан, район үзәге Апаста һәм авылларда бәйрәм митинглары узды. Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп, бакча балалары әлеге чарада актив катнашты. Апас урамнары буйлап шарлар, чәчәкләр, флагчыклар тоткан халык Батырлар Мемориал комплексы янына җыелды. Батырлар истәлегенә веноклар салынгач, әдәби-музыкаль чара башланып китте. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Республика кунагы Илфан Гобәйдуллин, Советлар Союзы Герое, данлы якташыбыз Рем Абзаловның улы Руслан һәм оныклары һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.
Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев