Апаста үзизоляция режимын бозучыларны полиция патрульләре тоткарлый
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, изоляция режимын бозучы кешеләрне ачыклау өчен, Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты.
Район полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Апаста да хокук сакчылары тарафыннан үзизоляция режимын бозучыларны ачыклау дәвам итә. Бүгеннән патрульлек хезмәте көчәйтелгән режимда эшли. Хокук сакчылары юлларда, урамнарда кизү тора. Изоляция режимы таләпләрен бозучы райондашлар хокук сакчылары күз уңында тора.
Үзизоляция режимы кертелгәннән бирле хокук саклау органнары хезмәткәрләре изоляция таләпләрен үтәмәүче 7 апаслыны тоткарлаган. Аларга Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан тиешле протоколлар төзелгән һәм штрафлар салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев