Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Үзәк чыршы ачылды

Апасның Үзәк паркында урын алган Үзәк чыршы тантаналы шартларда ачылды. Аның матурлыгына, көязлегенә сокланмый мөмкин түгел! Чыршы янәшәсенә райондашлар теләп һәм күпләп җыелды. Кыш бабай, Кар кызлары, төрле курчаклар, әкият геройлары катнашында бергәләп бәйрәм иттеләр алар. Театральләшкән тамаша, җыр-моңнар да бәйрәм кунаклары өчен иде. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты...

Апасның Үзәк паркында урын алган Үзәк чыршы тантаналы шартларда ачылды. Аның матурлыгына, көязлегенә сокланмый мөмкин түгел! Чыршы янәшәсенә райондашлар теләп һәм күпләп җыелды. Кыш бабай, Кар кызлары, төрле курчаклар, әкият геройлары катнашында бергәләп бәйрәм иттеләр алар. Театральләшкән тамаша, җыр-моңнар да бәйрәм кунаклары өчен иде. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты һәм узып баручы ел уңышлары белән таныштырып, изге теләкләрен юллады. Ул Борнаш, Апас мәктәпләренә аппаратура алу өчен сертификатлар бирде. Шулай ук "Ак барс" банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты. Ул Каратун мәктәбенә аппаратура бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев