Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Үзәк чыршы утларын кабызды

Апас Үзәк ял паркында бүген нәкъ 16.00 сәгатьтә Үзәк чыршының утлары кабынды. Чыршының бизәлешен күрергә беренчеләрдә булып район башлыгы Рәшид Заһидуллин килде. Ул паркта баручы яңа елга әзерлек эшләре белән танышты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чыршының матурлыгына сокланып, бизәүчеләр эшенә югары бәя бирде. Чыршының биеклеге 20 метрга...

Апас Үзәк ял паркында бүген нәкъ 16.00 сәгатьтә Үзәк чыршының утлары кабынды. Чыршының бизәлешен күрергә беренчеләрдә булып район башлыгы Рәшид Заһидуллин килде. Ул паркта баручы яңа елга әзерлек эшләре белән танышты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина чыршының матурлыгына сокланып, бизәүчеләр эшенә югары бәя бирде. Чыршының биеклеге 20 метрга якын. Аның утлары көн саен кичке 16.00 сәгатьтә кабынып иртәнге 8.00 сәгатьтә сүнәчәк. Үзәк паркта яңа эшләнгән утлы аркалар да әллә кайдан күренеп, игътибарны җәлеп итеп тора.

Сез дә, дуслар, һәр көн бирегә килеп, бу матурлыкка хозурланып, ял итә аласыз. (0+)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев