Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Үзәк чыршы ачылды

Үзәк ял паркында матур итеп бизәлгән Чыршы утларын кабызды.

(25 декабрь, “Апастово-информ”). 
Чыршы тирәсенә төркем-төркем Кыш бабай, Кар кызлары, төрле әкият геройлары җыелды. Алар Апас урамнары буйлап атлап, һәркемгә бәйрәм кәефе өләштеләр. Яңа ел рухында бизәлгән, җем-җем утлары ерактан ук күренеп торган машиналар автоколоннасы бәйрәмгә ямь өстәде. Тузгып-тузгып дулаган буран да бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен төшермәде. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин райондашларны кайнар сәламләп, бәйрәм котлавын ирештерде. 
“Хөрмәтле, райондашлар! Якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Киләсе елда Апасыбызны тагын да ямьләндерерү, социаль-икътисади үстерерү өстендә эшлиячәкбез. Барлык уй-планнарыбыз тормышка ашыр, бергә башкарган хезмәтебез республикада да үрнәк булыр дип ышанам”,- диде район башлыгы. 
“Ак Барс”Банк идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин апаслыларга республика җитәкчелеге исеменнән Яңа ел тәбрикләүләрен юллады. 
Чыршы янәшәсендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләшкән тамаша тәкъдим итте. “Болгар“ радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз һәм махсус кунак Резедә Төхвәтуллина бәйрәмгә ямь өстәде. 
Бәйрәм бүләкләүләргә дә бай булды. Үзәк паркта матурлык тудырган, Чыршыны бизәүдә зур өлеш керткән хезмәткәрләр Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев