Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Үзәк чыршы ябылды

Апасның Үзәк ял паркында Яңа ел чыршысын ябу тантанасы узды.

(1 февраль, “Апастово-информ). 


Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләшкән тамаша, җырлар халык күңеленә хуш килде. 
 
Бәйрәм чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев катнашты һәм Яңа ел бәйрәмнәрен матур, күңелле итеп оештырган, Чыршы янәшәсендә халыкны күңелле ял иттергән һәркемгә район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
 
–Чыршыны ябу  тантанасы салкыннар булу сәбәпле кичектерелгән иде. Соң булса да, без җыелдык. Яңа елыбыз матур килсен, барыбызга да сәламәтлек булсын, – диде Алмаз Тугушев. 
 
Бәйрәм итүчеләрне аграр көллият коллективы кайнар коймак һәм чәй белән сыйлады. Теләгән кеше шашлыктан авыз итә һәм татлы мамыктан да авыз итә ала иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев