Апаста “Зәлидә”ле кичләр
Район мәдәният йорты каршында “Зәлидә” уеннары үтә.
(7 июль, “Апастово-информ”).
Узган чәршәмбедә район мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкны ял иттерсә, бу юлы Әлмәндәр һәм Олы Болгаер җирлеге мәдәният хезмәткәрләре җырлатты, биетте.
Райондашлар төрле уеннар уйнадылар, матур җырлар тыңладылар, кушылып биеделәр. Балалар да кичләрен биредә уздырды. Алар өчен дә хәрәкәтле уеннар әзерләнгән иде.
Чираттагы “Зәлидә”не Сатмыш һәм Акхуҗа җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үткәрер дип көтелә. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев