Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста зонакүләм “Аҗаган“ хәрби-патриотик уеннары башланды

Быел “Аҗаган“ уены Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышлана.

(27 апрель, “Апастово-информ“).


Апаста зонакүләм “Аҗаган“ хәрби патриотик-уеннарына старт бирелде. Уеннарда көч сынашырга Тәтеш, Кайбыч, Буа, Чүпрәле һәм Апас командалары килде.
“Аҗаган“ уеннарының ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева һәм башка җитәкчеләр катнашты.
“Сезне Апас җирлегендә күрүебезгә бик шатбыз. Бүген сез хәрби- спорт уеннарында катнашып, тез атлау, йөзү, йөгерү, вакытка автомат сүтеп җыю буенча җитезлекләрегезне, осталыкларыгызны сынап караячаксыз, хәрбиләргә кагылышлы белемнәрегезне күрсәтәчәксез. Иң көчле команда уеннарның республика этабында катнашачак. Барыгызга да уңышлар телим“, - диде хәрби комиссар Илшат Паймурзин.
“Аҗаган“ хәрби-патритотик уеннары Россия һәм Татарстан гимннары белән, тантаналы төстә башланып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев