Апаста зонакүләм "КЭС-баскет" ярышлары бара
Апасның универсал спорт залында "КЭС-баскет" Бөтенроссия ярышларының зона этабы башланды.
(19 март, "Апастово-информ").
Ярышта Апас, Яшел Үзән, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары катнаша.
Ярыш 2 көн дәвам итәчәк. 8 егетләр, 7 кызлар командасы көч сынаша.
Чемпионатның мәктәп баскетбол лигасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге спорт секторы белгече Ранил Камалиев, ярышларның баш хөкемдары Наил Рәшитов, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева катнашты.
Район буенча "КЭС-баскет" ярышлары җитәкчесе Радик Галимҗанов белдергәнчә, ярышлар ике залда бара. Беренче көнне сайлап алу туры, икенче көнне финал ярышлары узачак.
“Иң көчле спортчылар ачыклана. Барлык катнашучы командаларга туплар биреләчәк. Уен сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спортны җәелдерү максатыннан үткәрелә“, – диде Радик Галимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев