Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста – зур бәйрәм

Апас бүген гөр килеп торды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән зур бәйрәм оештырылды. Апас мәдәният йортына Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт елларында дәрәҗәле исемнәргә, орден-медальләргә лаек булучылар, 50-55-60 ел бергә тигез, тату гомер итүче парлар җыелды. Аларга кадер-хөрмәтнең иң зурысы күрсәтелде. Дәрәҗәле кунаклар да, якташ җырчыларыбыз белән беррәттән Татарстанның...

Апас бүген гөр килеп торды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән зур бәйрәм оештырылды. Апас мәдәният йортына Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт елларында дәрәҗәле исемнәргә, орден-медальләргә лаек булучылар, 50-55-60 ел бергә тигез, тату гомер итүче парлар җыелды. Аларга кадер-хөрмәтнең иң зурысы күрсәтелде. Дәрәҗәле кунаклар да, якташ җырчыларыбыз белән беррәттән Татарстанның Атказанган җырчысы Резедә Шәрәфиева да кайткан иде. Соңыннан өлкәннәр үзәк ресторанда кунак булдылар. Аннан Үзәк паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасында катнаштылар. Урам тутырып атлаучы, бәйрәмгә килгән һәркемгә изге теләкләрен юллаучы Кыш бабай, Кар кызлары бәйрәмчә кәеф өстәде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кунакларның барысына да хезмәтләре өчен рәхмәтләрен ирештереп, Яңа ел бүләкләре өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев