Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастагы хастаханәнең ковид бүлегенә бәйрәм төсе керә

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллинга яңа ел гирляндалары һәм төрле бизәлешләр тапшырды.

(17 декабрь, “Апастово-информ”).


Коронавирус инфекциясе белән авыручылар дәваланучы бүлек шушы гирляндалар белән бизәлеп, авыруларның кәефен күтәрәчәк. Кем генә, кая гына булмасын, һәр кешенең күңеле яктылыкка, матурлыкка тартыла бит.
“Кеше кая гына булса да, хәтта хастаханәдә дә бәйрәм кәефен татырга, матурлыкны күрергә, могҗизага ышанырга тиеш. Шуңа күрә без, хастаханәнең коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләр бүлегенә дә бәйрәм төсе кертергә тырыштык. Шушы кечкенә генә шатлык та - авыруларга үзләренең чирләрен җиңәргә көч өстәсен иде. Моннан тыш, быел да Яңа ел төнендә эшләүче шәфкать туташларын да котлаулар оештырылачак. Волонтерларыбыз, Кыш бабай, Кар кызы яңа елга хастаханәдә дәвалануда калучыларны да Яңа ел белән котлауны оештырачаклар. Барлык райондашларыбызга да исәнлек һәм хәерле яңа еллар телибез”, - дип билгеләп үтә партиянең җирле бүлеге политсовет вәкиле Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев