Апастагы янгын сүндерү депосы Госстройнадзорның уңай йомгагын алды
Янгын сүндерү депосы төзелеше төгәлләнде.
( 14 август, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Апаста төзелгән яңа янгын сүндерү депосының проект документларына туры китереп төзелүен билгеләде. Шул исәптән, депоның энергетик чыганаклардан файдалану приборлары белән тәэмин ителеше һәм энергетик нәтиҗәлелек таләпләренә туры килүе билгеләп үтелә. Бу турыда Татарстан Госстройнадзор инспекциясе начальнигы Василий Кудряшов әйтте.
Апастагы 106нчы янгын сүндерү коткару часте өч машина чыгуга көйләнгән. Шәхси состав өчен тренировка базасы, спорт мәйданчыгы һәм хезмәтне тулы күләмдә башкару өчен биредә эшләүчеләргә күптөрле уңайлы шартлар тудырылган. Объектның гомуми мәйданы 1503 кв.м.
Биредә ике янгын сүндерү машинасы белән тәүлек буе кизү тору булачак. Тагын бер машина резервта.
Янгын сүндерү депосының элеккегесе 40 ел элек төзелгән иде. Замана таләпләренә җавап бирмәде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа депо төзү турында карар чыгарылды. Аны бер ел эчендә төзеделәр. Яңа депо Шоссейная урамы 10нчы йорт адресы буенча урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев