Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апастан 5 бала әнисе Рамилә Әхмәтҗанова – икенче дәрәҗә “Герой-Ана” күкрәк билгесенә ия

Апаста яшәүче Рамилә Әхмәтҗанова Хатын-кыз көче Союзы иҗтимагый оешмасы оештырган “Герой-Ана 2023” бәйгесендә җиңү яулады һәм Мәскәүдә бүләкләү чарасында катнашты. Ул биредә икенче дәрәҗә “Герой-Ана” күкрәк билгесенә лаек булды.

(22 ноябрь, “Апастово-информ”).


“Герой-Ана 2023” бәйгесендә катнашырга бөтен Россиядән 426 гариза килгән. 38 төбәктән катнашырга теләк белдергәннәр. Ике атналык эш нәтиҗәсендә жюри 93 номинантны сайлап алган. Алар арасында райондашыбыз да булу зур горурлык.

Әниләр көне уңаеннан Мәскәүдә узган зур тантанада Рамилә Әхмәтҗановага күкрәк билгесе һәм бүләкләр тапшырылды.

-Иң мөһиме – куркып калмаска, тискәре уйларга бирелмәскә кирәк. Үзеңә ышансаң, балаларны яратсаң, барысы да өлгереп тә, ирешеп тә була. Ике яктан әти-әниләр, туганнарыбыз булыша. Зур гаилә булып, аралашып, төп йорттан сукмакны өзмичә яшибез, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев