Апастан Алмаз һәм Ландыш Низамовлар гаиләсе икеләтә бәйрәм каршылады
Аларның уллары Илназ туган көнендә солдаттан кайтты.
(14 июль, Ландыш Ґайнуллина, “Апастово-информ”).
Илназның хәрбилек юлы башкалабызда милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтендә үтте. Хәрәкәтчән, җитез, спортчы егет армиядә дә сынатмаган. Әти-әнисе йөзенә кызыллык китермичә, үзен кыю егет итеп таныткан.
“Улыбызның армиядән кайткан көне безнең өчен икеләтә бәйрәм булды. Нәкъ шул көнне туган көне дә иде. Барлык ата-анага да солдат улларын безнең кебек сөенеп каршыларга язсын иде”, - дип тели солдатның әнисе Ландыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев