Апастан Асия Әхмәдуллина Рәхмәт хатына ия булды
Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Җиһаншин Асия ханымны хөрмәтләп, хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре, намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
(30 нчы май, “Апастово-информ”).
Асия Әхмәдуллина Апас районы башкарма комитетының гомум бүлеге баш белгече булып эшли. Шулай ук административ комиссия секретаре булып тора.
“Административ комиссия секретаре буларак барлык отчетларны, хатларга җавапларны вакытында җибәреп барырга тырышам. Хезмәтемне бәяләп, зурлап Рәхмәт хаты тапшырганнары өчен рәхмәтемне белдерәм”, - диде Асия Фоат кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев