Апастан Ахметовлар гаиләсе сайлауларга яшь балаларын да алып килгән
Апастан Илназ һәм Алинә Ахметовлар Апас урта мәктәбендә урнашкан 880нче сайлау участогында тавыш биргән.
(17 март, “Апастово-информ”).
Ахметовлар сайлауларга гаилә белән килгән. Алар бүген беренчеләрдән булып үз тавышларын биргән.
“Балаларыбызны да сайлауларга алып килдек. Кызым Амирә сайлауларның чын асылын аңламаса да, бик теләп безгә иярде. Улыбыз Исмәгыйль әле бик кечкенә. Сайлаулар бәйрәмчә оештырылган. Музыка уйнап тора, матур җырлар җырлыйлар, коймак чәй белән сыйлану мөмкинлеге дә бар. Елмаеп каршы алдылар, фотога да төшерделәр”, - дип сөйли Алинә үзе.
Алинә үзе тумышы белән Тәтеш шәһәреннән. Үзенә тиң яр итеп Апас егете Илназны сайлаган. Ике бала тәрбиялиләр. Балалар “Салават күпере” балалар бакчасына йөри. Кызы инде быел мәктәпкә укырга керәчәк.
Ахметовлар гаиләсе бик тату, бердәм. балаларына да матур үрнәк күрсәтеп яши. Спорт белән яратып шөгыльләнәләр, бассейнга йөриләр. Гаилә башлыгы Илназ бик яратып футбол уйный.
“Тормышыбыз матур, кадерен белеп яшәргә генә кирәк. Киләчәгебез дә якты, бәхетле булсын иде”, - ди Алинә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев