Апастан Айгөл Ибәтуллина зона бәйгесе җиңүчесе
Район ЗАГС бүлегендә тугыз район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри осталыклары буенча ярыштылар. Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбычтан килгән бу тармакның бүлек начальниклары һәм белгечләре аерым сценарий буенча яшь парларның язылышу мизгелләрен, шулай ук балага исем кушу күренешләрен тасвирлап бирделәр. Бәйге барышын мәртәбәле жюри...
Район ЗАГС бүлегендә тугыз район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һөнәри осталыклары буенча ярыштылар. Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кайбычтан килгән бу тармакның бүлек начальниклары һәм белгечләре аерым сценарий буенча яшь парларның язылышу мизгелләрен, шулай ук балага исем кушу күренешләрен тасвирлап бирделәр. Бәйге барышын мәртәбәле жюри карап, бәяләп барды. Жюри составында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы урынбасары Ринат Әхмәтҗанов, Апас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәрләре - режиссер Миләүшә Алиуллина, Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов бар иде. Бәйге республика буенча берничә зонада уза икән. Ринат Әхмәтҗанов үз чыгышында бу чараның кирәклегенә кат-кат басым ясады.
- ЗАГС хезмәткәре бик тә җаваплы хезмәт башкара. Яшьләрнең парлы юлга юл башы да биредән башлана. Бу көн алар күңелендә якты истәлек булып калсын өчен биредә эшләүче белгечләр бөтен барлыгын, осталыгын эшкә җигәргә, ирештерә белергә тиеш, - диде ул.
Алмаз Гыйбадуллин һәр бәйгечегә уңышлар теләде.
Бәйге шартлары буенча һәр район вәкиле "язылышу" тантанасын яки "исем кушу" мизгелен күрсәтергә тиеш иде. Биредә аларның үз-үзләрен тотышлары, сөйләү осталыклары, ягымлылыклары, тантанага ниндидер үзгә бер ямь бирүләре дә (җыр, бию) исәпкә алынды. Бәйгедә катнашучыларга хезмәтләрен тулырак күрсәтүдә Апастан Ләйсән Һәм Динар Сәләховлар, Дәвеш, Ындырчы, Кызыл Тау, Болын-Балыкчы авыл җирлекләре хезмәткәрләре булыштылар. Район ЗАГС бүлеге баш белгече Айгөл Ибәтуллина "Язылышу тантанасын татар телендә иң яхшы алып баручы" номинациясендә катнашты. Искиткеч үзенчәлекле булды аның чыгышы. Буа, Чүпрәлеләр үз чыгышларын рус телендә тәкьдим иттеләр. Тәтеш районының Килдюш авыл җирлегендә берничә милләт дус-тату гомер кичерә икән. Бу җирлек сәркатибе Любовь Мешкова мордва халкының милли төсмерләре, йолалары белән бәйләгән иде үз чыгышын. Фольклор ансамбльләре дә ямь өстенә ямь бирде. Кама Тамагының Кирел авыл җирлеге хезмәткәрләре мордва йолалары буенча балага исем кушуны тасвирладылар. Яшел Үзәннән Екатерина Романова тантана ахырында тәкъдим иткән парлы биючеләр чыгышын барысы да тын да алмыйча карадылар. Әнә шулай һәр бәйгече "язылышу", "исем кушу"га үзенчәлекле төсмер бирде.
Ниһаять, мәртәбәле жюри нәтиҗә чыгарды. Барлык тугыз бәйгече арасыннан Апас ЗАГС бүлегенең баш белгече Айгөл Ибәтуллина беренче дәрәҗә Дипломга, истәлекле бүләккә лаек булды.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Насыйбуллина да дулкынлануын яшермәде.
- Зона бәйгесенең бездә узуы үзе бер горурлык. Биредәге матурлык, уңайлыкны күреп барысы да гаҗәпләнделәр. Айгөлнең җиңүе үзе бер шатлык. Ул үзенең эшен тәкъдим итте һәм осталыгы белән шаккатырды, - диде ул.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев