Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апастан Болгаерга юл кыскара

Идрәз-Татар Пүчинкәсе авыллары арасында быел яңабаштан салынган юлга таш түшәү, төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында. 6 чакрымлык яңа юлда 8 урында су агу улаклары куела. Бу туры юл Совет елларында, моннан 25 еллар элек шушы яктагы колхозлар көче белән күтәртелгән иде. Киләсе елда яңа юлны асфальтлау, аны Кече Болгаерга кадәр дәвам...

Идрәз-Татар Пүчинкәсе авыллары арасында быел яңабаштан салынган юлга таш түшәү, төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында. 6 чакрымлык яңа юлда 8 урында су агу улаклары куела. Бу туры юл Совет елларында, моннан 25 еллар элек шушы яктагы колхозлар көче белән күтәртелгән иде. Киләсе елда яңа юлны асфальтлау, аны Кече Болгаерга кадәр дәвам итү максаты куела. Бу очракта Апастан Кече Болгаерга кадәр ара 20 километрга кыскарачак.
-Бу эшне без заманча технологияләргә нигезләнеп, җиренә җиткереп башкарабыз. Су агу юлларына мәсәлән, кабыргалы махсус корычтан коелган зур диаметрлы трубалар куела, аларны бетонлау эшләре дә бик җентекләп башкарыла,-диләр бу эш осталары Рамил Гатауллин, Фирдүс Борһанов һәм Фаил Сафиев.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев